Зилә Вәлиева: “Казанда Әзербайҗан мәдәни үзәге төзеләчәк”

ТР Министрлар Кабинетында Әзербайҗан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы Хөкүмәтара хезмәттәшлек комиссиясенең II утырышы узды
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Әзербайҗан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы Хөкүмәтара уртак сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек комиссиясенең II утырышы узды.
“Казанда Әзербайҗан мәдәни үзәге төзеләчәк. Хәзер 2008 елда Әзербайҗанда Татарстан көннәрен һәм 2009 елда Татарстанда Әзербайҗан көннәрен уздыру даталары килешенә”, - дип белдерде утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева.
Ул искәртеп узганча, ике республиканың мәдәни алмашы кысаларында Казанда Әзербайҗан дәүләт академия милли драма театрының гастрольләре уңыш белән узды.