Татарлар турында Уфада тагын бер китап чыкты

Уфадагы “Диалог” нәшриятында рус телендә “Татар: тайна феномена” исемле китап дөнья күрде
(Уфа, 17 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы “Диалог” нәшриятында рус телендә “Татар: тайна феномена” исемле китап дөнья күрде.
Китапның авторы – танылган милләттәшебез, юридик фәннәр докторы, Россия Хокук фәннәре академиясе әгъзасы Венир Кәлимулла улы Сәмигуллин.
В. Сәмигуллин 1972 елда Свердловски Хокук институтын тәмамлый. 1975 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Төрле югары уку йортларында яшьләргә белем бирә, Башкортстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Башкортстан Югары Советында эшли. Хәзерге көндә Венир әфәнде Россия Сәүдә-икътисад университетының Уфа институтында декан һәм бер үк вакытта кафедра мөдире вазыйфаларын да башкара.
Венир Сәмигуллинның “Татар: тайна феномена” китабы өч бүлектән тора. Беренче бүлектә автор татар атамасына төрле аңлатмалар бирә һәм бу исемне серле итеп күрсәтә. Китапта төрле аңлатмалар бар. Татар да – ар, болгар да – ар, хазар да – ар. Аларның барысында да соңгы “ар” кушымчасы “ир” дигәнне аңлата, дип фаразлый автор.
Китапның икенче бүлегендә Алтын Урда дәүләте турындагы мәгълүматлар тупланган. Автор анда ханнарның шәҗәрәләрен, шулай ук югары катлам кешеләрнең нинди дәрәҗә-исемнәрдә булганын ачыклап үтә.
Басманың өченче бүлегендә “татар-монгол изүе” турындагы имеш-мимешләргә аңлатмалар бирелә. Китапта татар халкының тарихына карата бәхәсле мәгълүматлар да юк түгел. Моның шулай булуын В. Сәмигуллин үзе дә искәртеп үтә. Шулай булуына карамастан, халкыбызның үткән тарихына багышланган яңа китапның милләттәшләребез арасында кызыксыну уятачагына шик юк.