Татарстанда сәләтле балалар һәм яшьләрнең Х Республика фестивале үтәчәк

Татарстанда сәләтле балалар һәм яшьләрнең Х Республика фестивале үтәчәк

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 7-11 июль көннәрендә Татарстанның Алексеевски районы Биләр авылында сәләтле балалар һәм яшьләрнең Х Республика фестивале үтәчәк. Аны Татарстан Республикасы яшьләренең «Сәләт» иҗтимагый фонды быел менә унберенче тапкыр иде Биләр җирендә – халкыбызның тарихи башкаласында оештыра. Сәләтле балалар һәм яшьләр быел да Изге чишмә – Хуҗалар тавы мемориаль комплексы янында җыелачак.

Җыенга, һәр елдагыча, республиканың барлык районнарыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән йөзләрчә сәләтле балалар һәм яшьләр, кунаклар, рәсми һәм танылган шәхесләр киләчәк. Биш көн дәвамында акыл бәйгеләре, концертлар, төрле спорт ярышлары һәм иҗат кичәләре үткәреләчәк.

Быелыгы «Сәләт» җыенының бер үзенчәлеге шунда ки, әлеге җыенга дистә ел дәвамында «Сәләт» аланнарында ял итеп, белем алып чыккан барлык «сәлкешләр» дә чакырыла. «Сәләт»нең җитәкчесе профессор, академик Җәүдәт Сөләйманов фикеренчә, бу гамәл балалар һәм яшьләр арасында урнашкан дуслык һәм бердәмлекне саклау, киләчәк татар гыйльми һәм иҗади элитасын бергә туплап, милләт файдасына бергәләп эшләүне оештыру өчен әһәмиятле. Фестиваль турында тулырак мәгълүматны «Сәләт»нең рәсми сайнында (www.selet.biz) табарга мөмкин.