^Казан яшь тамашачылар театрында сезон ябыла

^Казан яшь тамашачылар театрында сезон ябыла
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Раушания Жиhаншина). Кичә Казанның Яшь тамашачылар театрында Туфан Миңнуллинның «Гашыйк буласым килә» дигән комедиясе белән сезон ябылды. Театр җитәкчесе Роберт Мортазин әйтүенчә, әлеге сезон бик уңышлы булган. Театр быел шулай ук татарлар яшәгән Ырынбур, Уральски кебек шәһәрләрендә һәм Казакъстанда да спектакльләр белән чыгыш ясаган. Бу сезонда куелган спектакльләрнең тематикасы да Бөек Җиңүнең 60 һәм Казанның 1000 еллыгына туры китереп сайланган булган.