Истанбулда “Фотосурәтләрдә 1000 еллык Казан” күргәзмәсе ачылды

Истанбулда “Фотосурәтләрдә 1000 еллык Казан” күргәзмәсе ачылды

(Истанбул, 17 июнь, “Татар-информ”, Камилә Кәрими). Төркиянең Истанбул шәһәрендә башкалабыз Казанга нигез салынуга 1000 ел тулу уңаеннан фотосурәтләрдә 1000 еллык Казан” дип аталган фотокүргәзмә эшли башлады. Ул 15еннән 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге оештырды. Бу күргәзмә тәүге тапкыр Истанбул Сабан туе кунакларына тәкъдим ителде.

Икенче көнне аны Искешәһәр Сабан туена катнашучылар да күрү бәхетенә иреште. Казан белән бәйле бу фотокргәзмә Искешәһәр Мәдәният сараенда бер атна күрсәтелде. 12 июньдә исә Россия Федерациясе көне уңаеннан Россия Федерациясе Истанбул консуллыгының тантаналар залын тарихи Казан рәсемнәре бизәде.

Татарстан вәкиллеге хезмәткәрләренең әйтүенчә, бүгенге көндә башкалабыз Казан белән тугандаш Анталия шәһәрендә әлеге фотокүргәзмәне оештыру мөмкинлеге карала. Август ахырларында Әнкара халкы да меңьеллык Казаныбызны фотосурәтләр аша таный алачак.