Башкортстанның «Акбузат» ипподромы Казандагы күргәзмәдә беренче урынны алды

Башкортстанның «Акбузат» ипподромы Казандагы күргәзмәдә беренче урынны алды

(Уфа, 17 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның төп ипподромы – Уфадагы «Акбүзат» ипподромы коллективы Казанда ел да шушы вакытта оештырылучы «Атларым минем, атларым» дигән Бөтенроссия күргәзмәсендә беренче урынны яулады. «Акбүзат» хезмәткәрләренең берсе, танылган татар рәссамы Финат Нәбиуллин Казаннан хәбәр итүенчә, Башкортстан ипподромы узган 2004 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыккан һәм җиңүче кубогы, шулай ук беренче урын өчен Җиңүче дипломы белән бүләкләнгән.

Шушы абруйлы күргәзмәдә «Акбүзат» ипподромы коллективы быел дүртенче ел рәттән инде гел беренче урынны алып килә. Әлеге бәйгедә илдәге ипподромнарның һәм атлар асраучы хуҗалыкларның узган бер ел эчендәге эшчәнлегенә йомгак ясала һәм аларның уңышлары бәяләнә.

Казандагы күргәзмәдә Башкортстаннан татар егете Хәсән Идиятуллин да үзенең фермер хуҗалыгындагы башкорт токымлы атлар белән катнашты. «Башкорт токымлы атлар» номинациясендә Хәсән әфәнденең уңышлары да беренче дәрәҗә диплом белән билгеләнгән. Х. Идиятуллин 10 елга якын инде Башкортстанның Иглин районында нәселле атлар үрчетә. Әлегә аның хуҗалыгында 1,5 мең ат асрала. Бу данлыклы хуҗалыкның атлары республика һәм ил күләмендәге төрле чабышларда да гел алдынгы урыннарны ала.