Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Венера Якупованың яңа китабы чыгу уңаеннан «Әдәби кафе»да автограф-сессия була
«Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире бәхетле булу, уңышка ирешү турында китап чыгарган.
(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Сишәмбе, 18 май көнне, 14.00 сәгатьтә «Әдәби кафе» да (Декабристлар ур., 2йорт, 1 катта) Венера Якупованың «24 рецепта успеха» китабы чыгу уңаеннан автограф-сессиясе булачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге китапта укучы ничек бәхетле булырга, уңышка ничек ирешергә, уңышлы карьера төзү сере нидә кебек сорауларга җавап таба алачак.
Бу һәм башка сорауларга ТР Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, психолог, бестселлер авторы Михаил Литвак, аралашу өлкәсендә иң яхшы экспертларның берсе Алла Пиз, танылган сәясәтче Ирина Хакамада, Татарстан телевидениесе легендасы Лия Заһидуллина, астролог Марианна Полонски һ. б. җавап биргән.
Якупова Венера Абдулла кызы — «Казанские ведомости» газетасы баш мөхәррире, ТР Журналистлар берлеге, Татарстан Язучылар берлеге, Россия язучылары берлеге әгъзасы, шулай ук Россия Үзәк банкы каршындагы региональ басма ММЧ буенча Эксперт советы әгъзасы. «100 историй о суверенитете», «Крымские татары, или Привет от Сталина!», «Добро и зло российской журналистики», «Музей детства в Казани», «Путеводитель до Берлина» исемле китаплар авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз