Ирада Әюпова РФ Президенты грантларын бүлү буенча координацион комитет әгъзасы булды

Ирада Әюпова - комитет әгъзалары арасында бердәнбер региональ мәдәният министры.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Россиядә яңа төзелгән Мәдәни инициативалар Президент фондының Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсларын үткәрү буенча координацион комитеты әгъзасы итеп сайланды.

Бүген Мәдәни инициативалар Президент фонды төзелү турында Россия Федерациясе Президенты Указына кул куелган.

Комитет рәисе итеп Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Кириенко билгеләнгән. Комитет әгъзалары арасында РФ мәдәният министры Ольга Любимова, «Беренче канал”ның генераль директоры Константин Эрнст һәм башкалар бар.

Ирада Әюпова - комитет әгъзалары арасында бердәнбер региональ мәдәният министры.

Быел фонд карамагында мәдәни инициативаларга бүлү өчен 3.5 млрд. сум акча каралган.

Координацион комитетның төп функцияләре — мәдәният, сәнгать һәм креатив инсдустрияләр өлкәсендә РФ Президенты грантларын бирү стратегиясен эшләү, конкурсларның нигезләмәләрен, җиңүчеләр исемлеген килештерү.