Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Камал театрында Луара Шакирҗанованың юбилей кичәсе була
Бу көнне Камал театры сәхнәсендә «Бию пәрие» спектакле куелачак.
(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 23 апрельдә 19.00 сәгатьтә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанованың юбилей кичәсе була.
Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичәдә юбилярның дуслары, хезмәттәшләре чыгыш ясаячак һәм «Бию пәрие» спектакле куелачак.
Луара Шакирҗанова Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Татарстанның халык артисты (2010) исеменә ия. 2009 елда Дамир Сираҗиев исемендәге театр премия лауреаты булды.
Татарстанның Әтнә районы Күлле-Киме авылында 1950 елда туа. 1970 елда Казан театр училищесын һәм 1973 елда Ленинград дәүләт театр, музыка, кинематография институтының (ЛГИТМИК) актерлык бүлеген тәмамлый. Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театрында артистка (1973-1979) һәм Мәдәният министрлыгында театрлар буенча белгеч булып эшли.
1984 елдан Камал исемендәге театр музеен җитәкли. Күренекле театр эшлеклеләре иҗатына багышланган мәкаләләр авторы; радио, телевидениедә һәм сәхнәдә театр турында тапшырулар, әдәби кичәләр алып баручы. Бер үк вакытта, нәфис сүз жанрында эшләүче артистка.
Финляндиядә яшәүче татарлар белән Хельсинки шәһәрендә Г.Камалның«Беренче театр» (1991), М.Фәйзинең«Асылъяр» (1992), «Галиябану» (1993), Батулланың «Туйлар язгач» (1994) әсәрләрен сәхнәгә куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз