Татарстан Дәүләт симфоник оркестры ТАССР 100 еллыгына Чайковский әсәрләрен яздырган

Дисклар 1 майдан Россиянең һәм дөньяның барлык цифрлы мәйданчыкларында тыңлап булачак.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бөек рус композиторы Чайковский әсәрләренең цифрлы язмаларын тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

«Чайковский-2020» дип аталган цифрлы релиз П.И.Чайковскийның 180 еллыгын күздә тотып әзерләнгән. 10 дисктан торган бокска җиде симфония, өч концерт һәм фортепиано белән оркестр өчен концерт фантазиясе, скрипка концерты һәм виолончель белән оркестр өчен «Рококо темасына вариацияләр» кергән.

Дисклар Sony Classical лейблы белән чыга һәм аларны 1 майдан Россиянең һәм дөньяның барлык цифрлы мәйданчыкларында тыңлап булачак. Болар — Apple Music, Google Play, Spotify, Deezer, Yandex Music, YouTube Music и ВКонтакте + BOOM.

70 сәгатькә якын булган чыгышлар 2019 елның июлендә яздырылган.

«Әлеге бокс-сет классик юбилеена бүләк кенә түгел, ә музыкантларның үз-үзләренә бүләге, коллективның һәм аның сәнгать җитәкчесенең үсеш этабындагы казанышын күрсәткән «тарихи длокемент», — дип язылган хәбәрдә.

Татарстан Дәүләт симфоник оркестры һәм аның сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге зур проектны тормышка ашыруда ярдәм итүе өчен рәхмәтләрен җиткерә.