"Татар-информ"да Нурбәк Батулла һәм "Әлиф" спектакле авторлары белән очрашу була

Нурбәк Батулла "Алтын битлек" илкүләм премиясенә лаек булды.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ"). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 18 апрельдә 17 сәгатьтә  “Алтын битлек” театраль премиясе иясе Нурбәк Батулла һәм ”Әлиф”спектакленең иҗади командасы катнашында матбугат конференциясе узачак. 

Спикерлар - “Алтын битлек 2018” театраль премиясенең "Балетта ир-ат роле" номинациясендә җиңүче, биюче Нурбәк Батулла; "Әлиф" спектакле режиссеры Туфан Имаметдинов, композиторы Эльмир Низамов һәм хореографы Марсель Нуриев катнашында матбугат конференциясе узачак.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru

Адрес: Декабристлар урамы, 2, Татмедиа, 1 кат (брифинг зал).

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак.