“Ел китабы — 2013” җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды

Укучылар тарихи һәм публицистик әсәрләрне үз итә башлады, ди Гәрәй Рәхим

 (Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген ТР Милли китапханәсендә "Ел китабы - 2013" конкурсына йомгак ясалды.

Әлеге китапханә һәм ТР Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә 219 китап катнашкан. Шуларның 47 се − чәчмә әсәрләр (проза), 29 сы − тезмә әсәрләр (шигърият), 46 сы − балалар әдәбияты, 49 сы − рус телендә чыккан матур әдәбият, 22 се − татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 26 сы − рус телендәге публицистика һәм фәнни- популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылып, 2014 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашкан. Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри 2015 елның 10 мартында җиңүчеләрне билгеләгән.

“Чәчмә әсәрләр” арасында Зифа Кадыйрованың "Бәхеткә юл кайдан?" (I урын), Нәбирә Гыйматдинованың "Үзем генә беләм..." (II урын), Гөлсинә Галимуллинаның "Күгәрчен оя корганда" (III урын) китаплары “Ел китабы- 2013” исеменә лаек дип табылды. Факил Сафинның "Гөлҗиһан" китабы исә кызыксындыру бүләгенә ия булды.

“Тезмә әсәрләр” номинациясендә Габдулла Тукайның “Актык тамчы яшь" (I урын, төзүчесе − Ленар Шәехов), Кол Галиның "Кыйссаи Йосыф" (II урын, төзүчесе − Венера Камалиева), Флера Гыйззәтуллинаның "Яну дәверләрендә" (III урын) китаплары җиңү яулады. Кызыксындыру бүләген Ләис Зөлкарнәйнең "Мәңгелектән исә җил..." китабы алды.

Хәкимҗан Халиковның “Сакчы күркә” (I урын), Нур Әхмәдиевның “Мырауҗанның туган көне” (II урын), Шәүкәт Галиевның “Шәвәли шуклыгы” (III урын) балалар әдәбияты басмалары арасында иң күп укылган китаплар дип табылды. Алмаз Гыймадиев “Телефонлы кәҗә" китабы өчен кызыксындыру бүләге иясе булды.

Моннан тыш, “Рус телендә чыккан матур әдәбият әсәрләре” иҗат итүчеләр дә тәбрикләнде. Китап укучылар фикеренчә, әлеге номинациядә Зөфәр Фәтхетдиновның (Фаткудинов) “Бегущий от ада, или Господин уголовник” (I урын), “Кот-воркот, Котофей Котофеевич = Мырау батыр” (II урын, төзүчесе — Люция Гыйззәтуллина), Әлфия Ситдыйкованың “Радуга сабантуя” (III урын) китапларына тиңнәр булмаган. Ә Альбина Әбсәламова исә “Живая вода” китабы өчен кызыксындыру бүләген алды.

Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев төзегән “Татар китабы” басмасы “Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият” номинациясендә беренче булды. Шулай ук, Равил Фәхретдиновның “Татар тарихы = история татар” (II урын), Әнвәр Хәйринең “Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе” (III урын) әлеге номинациядә бүләкләнде. “Татар халык ашлары” китабы авторы Юныс Әхмәтҗанов кызыксындыру бүләге белән билгеләп үтелде.

“Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият” номинациясендә “История татар с древнейших времен: в 7 т.—Т.6, Т.7” (I урын), “Гази Загитов, Григорий Булатов — знаменосцы Великой Победы” (II урын, төзүчеләре — Булат Хәмидуллин, Лилия Мөхәммәдиева), “Татарстан: из века в век” (III урын) китаплары “Ел китабы — 2013” исеменә лаек булды.

Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев: "Киләсе елга "Ел китабы" конкурсы оештыра башлануга 20 ел тулачак. Бу эшкә тотынырга берәү дә кушмады, моны Татарстан Милли китапханәсе китапханәчеләре үзләре башлады. Без һәрвакыт китаплы милләт булганбыз. Узган ел гына да республикада басылган китаплар исемлеге 400 дән артып китә. Китап − ул безне саклап калган изге әйбер", - диде һәм быел оешуына 150 еллыгын билгеләп үтүче Милли китапханәнең октябрь аенда узачак юбилей чараларына чакырды.

"Бәйрәмнең Тукай туган көне алдыннан уздырылуы да бик урынды. Бу бәйгедә катнашучыларга чын мәгънәсенә халык үзе бәя биргән, - диде Гәрәй Рәхим. - 1990 елларга кадәр халык проза, балалар әдәбияты белән кызыксына иде. Соңгы биш ел эчендә укучылар ихтыяҗы үзгәрде, укучылар татар тарихы, тарихи шәхеслре белән кызыксына, тарихи әсәрләр, проза әсәрләрен күбрәк укый башлады. Халык дөнья цивилизациясендә үзенең урынын белергә тиеш".

Инде дүртенче ел рәттән әлеге бәйгедә җиңүчеләр рәтендә булып, быел да “Чәчмә әсәрләр” номинациясендә беренче урынны яулаган Зифа Кадыйрова: “Бу минем өчен бик зур җаваплылык. Иртә торсам, укучыларым шалтыратып, яңа китап юкмы дип кызыксына. Миндә исә, халык теләгәнне бирә алырмынмы, тиешенчә яза алырмынмы икән, дигән курку хисе бар. Беренче китапларымны мин үзем өчен генә язган идем, халык шулай кабул итәр дип кем уйлаган?” - диде ул журналистлар белән аралашканда. “Бәхеткә юл кайдан?” китабын да тормыштагы вакыйгаларга нигезләнеп язылуын хәбәр итте.