Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда “Самоцветы мира” дигән күргәзмә ачыла

Анда Россиянең генә түгел, ә башка чит илләр ювелирларының да әйберләре тәкъдим ителә

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). 22-25 апрель көннәрендә ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музеенда “Самоцеветы мира” дигән минерал эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе узачак.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, анда Россиянең генә түгел, ә башка чит илләр ювелирларының да мельхиор, алтын, көмеш, кыйммәтле ташлар, янтарь, энҗедән ясаган әйберләре тәкъдим ителә. Күргәзмәдә шулай ук күннән эшләнмәләр, агачтан, таштан ясалган сувенирлар, янтарь белән башкарылган картиналар да куела. Музейга килүчеләргә биредә талисманнар, вазалар, шәмдәлләр сатып алу мөмкин булачак.