Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре узачак

Ике көн дәвамында - 23 һәм 24 мартта Санкт-петербурглылар Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче фильмнарны карый алачак.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Төньяк башкалада Татарстан киносы көннәре узачак. Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татаркино» дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.

Ике көн дәвамында - 23 һәм 24 мартта Санкт-петербурглылар Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңүче фильмнар, шулай ук тамашачыларда аеруча кызыксыну уяткан Татарстан кинематографистларының соңгы эшләре белән таныша алачак.

Чара Журналистлар йортында Невский проспекты, 70нче йорт адресы буенча узачак.

Программада: "Мулла" (режиссер Рамил Фазлыев), "Байгал" (режиссер Илдар Ягъфәров),"Осанна" (режиссер Алексей Барыкин), "Наш проповедник" (Мисыр, режиссер Мәһди Әхмәт Али) фильмнары бар.