Әлки төбәгендә "Яңа клубта – элекке җырлар" исемле кичә булды

Соңыннан ике авылның соңгы еллардагы үсеше турында фильм күрсәтелде

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). Әлки районының Иске Кората авылы клубында "Яңа клубта – элекке җырлар" исемле кичә булды. Әлеге бәйрәм чарасын, район мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә,“Россия пенсионерлар берлеге”нең район бүлеге оештырды.

Узган ел Иске Кората авылында өр-яңа мәдәният йорты сафка басты. Базарлы Матак пенсионерларының әлеге күркәм мәдәният учагын барып күрәселәре килде. Һәм менә оештыручылар яңа клубта элекке җырларга багышланган кичә үткәрделәр. Концерттан соң Сихтермә-Хузангай һәм Иске Кората авылларының соңгы еллардагы үсеше турында фильм карадылар, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре” газетасы.