Кариевлылар Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган “Казан ятиме” спектакленә багышланган матбугат конференциясен уздыра

Аның премьерасы апрель башына билгеләнгән

 (Казан, 17 март, “Татар-информ”). 27 март сәгать көндезге 3тә “Әкият” балалар үзәгендә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган “Казан ятиме” спектакленә багышланган матбугат конференциясенә уздыра.

"Казан ятиме”, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов соравы буенча, махсус Г. Кариев театры өчен язылган әсәр. Бу спектакль, Театр әһелләре берлеге тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә сәхнәләштерелә, дип белдерә театрның матбугат хезмәте.

...Әсәрнең төп герое Камил ятим балалар йортыннан качып китә. Аңа, балалар йортындагы тәртипләр, дөресрәге, тәртипсезлекләр ошамый. Ул җәберләүләүче-тәрбиячеләргә каршы төшә, тавыш күтәрә. Шул ук вакытта, Камил - бик нечкә күңелле, дөреслекне яратучы егет. Аның бу пычрак дөньядан Парижга качып китәсе килә. Камил бию белән шөгыльләнә һәм кайчан да булса бар дөньяга танылырга хыяллана. Ул үзен генә түгел, ә, риваятьләр буенча, аның аккошлар нәселеннән килеп чыккан кабиләсен дә танытасы килә. Шул тамырлары аркасында Камил иреккә омтыла...

Балалар арасында кансызлык нинди була һәм ул каян, нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килә? Илебездәге балалар йортлары, ул балалар йортларында гомер итүче ятимнәрнең тормышы, аларның киләчәге турында уйланулар һәм бу проблеманы чишү юллары кебек социаль мәсьәләләр күтәрелә спектакльдә. Тамаша фантасмагория жанрында куелачак.

Спектаклне сәхнәгә куючы — театрның баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Баш рольләрдә — Эльдар Гатауллин һәм Илфат Гибадуллин. Шулай ук Э. Камалиева, Л. Низамиева, ТРның атказанган артистлары Ф. Зинәтуллина, Г. Фазылҗанова, Р. Закирҗанова, Г. Абитова, И. Камалиев, И. Низамиев һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Н. Сафин.

“Казан ятиме”нең премьерасы 3 һәм 4 апрель көннәрендә “Әкият” балалар үзәгендә була.

Апрель башында кариевлылар “Әкият”тә театр атналыгы уздырачак. Анда тамашачылар премьераларны гына түгел, репертуардагы башка спектакльләрне дә карый ала. “Апрельнең 21еннән Тукай атналыгы уздырылырга планлаштырабыз. Тамашачыларга Тукайга багышланган «Илдус & Windows» ( Р. Харис), «Зәйтүнәкәй» ( Р. Батулла), «Печән базары» (Г. Тукай әсәрләре буенча) спектакльләрен күрсәтергә уйлыйбыз. Майның 5енән 9ына кадәр Бөек Җиңүгә багышланган атналык булачак һәм анда “Сержант” ( И. Сираҗи), “Җырларым” ( Ф. Галиев), “Умырзая” ( Р. Харис) спектакльләре сәхнәләштереләчәк.

Хәзер безнең труппа тулысынча “Әкият” балалар үзәгендә чыгыш ясар дип көтелә. Тамашачыларны үзебезгә ияләштерер өчен, безгә бик күп эшләргә туры киләчәк, билгеле. Тик алдагы ике айга әле планнарыбыз бик зур, - дип белдерде театр директоры Мансур Ярмиев. - Быелгы сезонны Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк!” спектакле белән ябарга җыенабыз. Ул Тукайга багышланган циклның дәвамы булачак”.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте хәбәрендә әнә шулар хакында әйтелә.