"Татар җыры-2004" оештыручылары журналистлар белән конкурс турында фикер алышачак

"Татар җыры-2004" оештыручылары журналистлар белән конкурс турында фикер алышачак

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында күптән түгел Казанда үткән "Татар җыры-2004" Халыкара телевизион фестиваленә багышланган "түгәрәк өстәл" булачак.

"Түгәрәк өстәл"дә конкурсның оештырылуына йомгак ясау, уңай һәм тискәре яклары буенча фикер алышу һәм журналистларның сорауларына җавап бирү ниятләнә. Әлеге чарада "Барс Медиа" компаниясенең генераль директоры һәм фестивальнең оештыру комитеты рәисе урынбасары Марат Гәрәев, "Азатлык" радиосының татар-башкорт редакциясенең Казан бүлеге җитәкчесе Римзил Вәлиев, журналистлар, мәдәният эшлеклеләре катнашачак.