Чуашстан татарларының быелгы Сабан туе Шыгырданда үтәчәк

Чуашстан татарларының быелгы Сабан туе Шыгырданда үтәчәк
(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Милли бәйрәмебез Сабан туе Чуашстанда быел 28нче майда Шыгырдан авылының “Кояшлы Алан”ында үтәчәк. Узган ел ул республика күләмендә булып, Урмай авылында башланып киткән иде. Сабантуйны үткәрү буенча Батыр районы хакимияте башлыгы Н.Глухов, Чуашстанның Бөтентатар иҗтимагый үзәге җитәкчесе, “Вакыт” газетасы мөхәррире Ф.Гыйбатдинов, Урмай авылы хакимияте башлыгы М.Зәйнуллин катнашында утырыш узды. Әлеге сөйләшүдә район һәм җирле хакимият күләмендә Сабан туен оештырып үткәрү эшләре буенча комиссия төзелде һәм милли бәйрәмебезне күтәренке рухта, оешкан төстә, республика күләмендә зурлап уздыру планлаштырылды. Сабантуй бәйрәменә Татарстаннан да кунаклар килүе көтелә. Аннары “Урмай моңы” татар эстрада җыр фестивален дә Сабан туе көннәренә туры китереп үткәрү күздә тотыла.