«Раштуадан Богоявлениегә кадәр» дип аталган иконалар күргәзмәсе ачыла

Күргәзмә христианнарның төп бәйрәмнәре Раштуага һәм Богоявлениегә багышлап оештырыла
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Казан дәүләт сынлы сәнгать музее фондларыннан алынган борынгы рус сәнгать әсәрләре күргәзмәсе чиркәү елының төп христиан бәйрәмнәреннән Раштуа (7 гыйнвар) һәм Богоявлениегә (19 гыйнвар) багышлап ачыла.
Күргәзмә кечкенә генә күләмле (барлыгы 12 әсәр) булуына да карамастан, XVI-XIX гасырлардагы икона һәйкәлләренең иконография һәм стилистик яктан барлык үзенчәлекләрен гәүдәләндерә. Сюжетларны композицион яктан төзүгә бик җитди килүгә карамастан, барлык иконалар да бер берсеннән сизелерлек аерылып тора. Күләме, башкару формалары, композицион фигураларның пропорцияләре алмашынып торуы, хәрәкәт динамикасы, төсләр уйнавы иконаларда төрлечә чагыла. Аннары иконаларның язылуы кайсы дәвергә туры килсә, ул шул чорның стиленә туры килә. Свияжскиның Троицкий чиркәвеннән алынган «Раштуа» һәм «Богоявление» әсәрләре, мәсәлән, XVI гасырның икенче яртысына карый. XVII-XVIII гасырларда «Раштуа» тематикасына төрле вариантларда картиналар языла һәм анда Раштуаның һәр эпизоды тәфсилләп бирелә.
Музей фондларыннан тыш, күргәзмә өчен иконалар Казанның Федосеевский берлегенең староверлар оешмасыннан да алынды, дип хәбәр итә Сынлы сәнгать музееның мәгълүмат бүлеге.
Күргәзмә җәелдереләчәк Богоявление чиркәве манарасы архитектор Михаил Дмитриевич Михайлов проекты буенча 1895-1897нче елларда төзелгән. Аны төзү өчен финанс чаралары сәүдәгәр Иван Семенович Кривоносов (1892 нче елда үлгән) тәэмин ителгән. 1902 елда чиркәү манарасының икенче катында Иоанн Предтечи истәлегенә багышлап храм изгеләндерелгән.
Күргәзмә бер генә көн, 19 гыйнварда гына эшләячәк. Керү ирекле.