Казан дәүләт аграр университеты студентлары “Эх, Уфа кызлары...” спектаклен күрсәтәчәк

Бүген Казан аграр университеты укытучылары, студентлар һәм әлеге югары уку йортын тәмамлаучылар Татар дәүләт филармониясенә кунакка бара. Анда вуз студентлары спектакль күрсәтәчәк
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казан дәүләт аграр университетының республикада бердәнбер студентлар халык театры үзенең чираттагы иҗат җимешен – “Эх, Уфа кызлары...” спектакль-комедиясен күрсәтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына вузның укыту эшләре буенча проректоры Хәсән Фәсхетдинов хәбәр итте.
Аграр университетның студентлар халык театры инде 25 елдан артык яшәп килә. Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендә куелган үз спектакльләрен үзешчән артистлар Казанның төрле театрлары сәхнәләрендә күрсәтә.
Җәй җитү белән үзешчән артистларның эше тагын да арта. Алар көн саен диярлек үз спектакльләре белән авыл тамашачыларын: терлекчеләр, игенчеләрне шатландыра.