news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Милләткә яңа татар җыры кирәк

Бүген Казанда «Яңа татар җыры» бәйгесе тәкъдим ителде.

Марат Әхмәтов: Милләткә яңа татар җыры кирәк
Александр Эшкинин

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). РТ Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Яңа татар җыры» конкурсын тәкъдим итү кичәсендә милләткә яңа җыр кирәклеген әйтте.

«Бик күп иҗади конкурслар бар. Әмма милләткә, халкыбызга авыз тутырып әйтә торган яңа татар жыры кирәк. Бу конкурста әле бик күп композиторлар, шагыйрьләр катнашыр. Ул чын мәгънәсендә зәвыклы җыр булыр, аның өметле булуына шигем юк. Киләсе елның көзенә искиткеч җырлар тыңларбыз дип ышанабыз», — диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, «Безнең халкыбыз өчен җыр күңел ачу гына түгел».

Бәйгенең башлангычында торган продюсер Рифат Фәттахов яңа җырны булдыру өчен композитор, шагыйрь, продюсер, аранжировщиклар чакырылганын әйтте. «Татар эстрадасының авырткан җире — сыйфатлы, затлы җырлар булмау. Димәк, безнең җырланачак җырлар алда әле. Конкурсның максаты — заманчалык белән беррәттән татар эстрадасын камилләштерү, киләчәк буынга бай мирас калдыру», — диде ул.

«Яңа татар җыры» ике номинациядә уздырыла: «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры». «Иң яхшы аранжировка» дигән номинация дә кертелергә мөмкин. Бәйгенең гомуми фонды — 1 миллион 300 мең сум. «Яңа татар җыры» конкурсы Татарстан Президенты ярдәме белән оештырыла.

Конкурска гаризалар 2020 елның 15 июленә кадәр кабул ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100