news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда башкорт теленә багышланган флешмоб булды

Интернет-марафонга «Башкортостан» дәүләт концерт залы коллективы да кушылды.

Башкортстанда башкорт теленә багышланган флешмоб булды
bashinform.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда декабрь башында социаль челтәрләрдә «Аҫылташ» интернет-марафоны старт алды. Анда яшь авторлар, танылган артистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре башкорт телендә шигырьләр укый. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Интернет-марафонга «Башкортостан» дәүләт концерт залы коллективы да кушылды. Концерт залы директоры, Башкортстанның халык артисты Вильдан Яруллин Мостай Кәримнең «Йәшәйһе бар, һаҡла үҙеңде, тиһең…» дигән шигырен укыды.

Концерт залы белән бергә акциядә Вильдан Яруллинның күптәнге дусты һәм хезмәттәше – Башкортстанның халык артисты Рәсүл Карабулатов та катнашты. Концерт залының сәнгать бүлеге мөдире Владимир Стаханов һәм «Шаян» халык бию ансамбле җитәкчесе Илшат Фәсхетдинов шигырь һәм бию элементларын үз эченә алган номер башкарды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның указы нигезендә 14 декабрьдә Башкортстанда Башкорт теле көне узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100