Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Сочидагы Паралимпия уеннарында чыгыш ясаячак

Дуслык күпере” проекты белән еллык эшчәнлегенә йомгак ясагач, Татар ансамбль “Мәскәү Халыкара музыка йорты”нда чыгыш ясарга әзерләнә башлаячак

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Сочидагы Паралимпия уеннарында чыгыш ясаячак. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе, ТР атказанган артисты Юрий Жуков әнә шулай дип белдерде.
Ансамбль шактый актив эшчәнлек алып бара, мисал өчен, агымдагы елда гына да ул Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләрендә икешәр концерт биргән. Шуңа өстәп, Владимир өлкәсендә дә үзе концерт оештырган.
“Әлбәттә, республикадагы авыл клубларының тормышын кайгыртырга да онытмыйбыз. Мисал өчен, Спасс һәм Арча районнарында быел 5 концерт бирдек”, - дип белдерде Юрий Жуков.
“Дуслык күпере” проекты белән еллык эшчәнлегенә йомгак ясагач, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мәскәүдәге “Мәскәү Халыкара музыка йорты”нда чыгыш ясарга әзерләнә башлаячак. Концертның датасын 25 февральгә тәгаенләгәннәр. Мәскәү концертларыннан соң, ансамбльнең бер төркеме Сочидагы Паралимпия уеннары ачылышында катнашырга китәчәк. “Биредә бөтен Россия хорлары катнашында зур җыелма хор чыгыш ясаячак. Алар арасында Татарстан талантлары булу искәрмә түгел. Ансамбль бу чарага 25 февральдән алып әзерләнәчәк. Ансамбльнең калган вәкилләре бу вакытта кул кушырып утыра дигән сүз түгел. 27 кешедән торган төркем белән республика районнары буйлап гастрольгә чыгып китәчәкбез”, - дип ассызыклады Юрий Жуков.