“Һөнәр+” V халыкара яшь татар режиссурасы фестивален “Тирәкләр шаулый җилдә” спектакле ача

Фестиваль режиссерлар арасында конкурентлыкка сәләтле мохит булдыруны максат итә

 (Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Бүген кичке 7дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә “Һөнәр+” V халыкара яшь татар режиссурасы фестивале үзенең эшен башлап җибәрә. 22 декабрьгә кадәр уздырылачак әлеге мәдәни вакыйганы Сиблейрас пьесасы буенча “Тирәкләр шаулый җилдә” спектакле ача.

Оештыручылардан алынган белешмә буенча, әлеге спектакль премьерасы Чаллы Татар дәүләт драма театрында быел октябрьдә тәкъдим ителгән. Ул сәхнәгә чаллылы Туфан Имаметдинов (Россия театр сәнгате академиясе ГИТИСта Олег Кудрявцев остаханәсендә укыган) режиссерлыгында куелган һәм, Мәскәү театрларында берничә спектакль белән тәҗрибә узса да, бу аның Татарстанда куйган беренче эше булып тора.

Искәртеп үтәбез: режиссерлар арасында конкурентлыкка сәләтле мохит булдыруны максат иткән фестивальда Казан, Чаллы, Түбән Кама, Уфа, Күкчәтау (Казакъстан) шәһәрләреннән төрле театр мәктәп вәкилләре булган дистәдән артык яшь режиссер үзләренең спектакльләрен тәкъдим итә. Алар арасында РАТИ-ГИТИС (Туфан Имаметдинов), Т.Жоргәнов исемендәге казакъ милли сәнгать академиясе (Фәрхәдбәк Канафин), Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (Лилия Әхмәтова, Рамил Гәрәев, Альберт Гаффаров, Резидә Гарипова, Илгиз Зәйниев, Юлия Захарова һәм Юрий Павлов), Казан театр училищесы (Родион Сабиров һәм Ангелина Мигранова) бар. Режиссура лабораториясендә шулай ук Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Глазовтан һәм Елецтан режиссерлар да катнаша.

Фестивальнең төп программасында өлкән буын режиссерлары – Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” (режиссер Айрат Әбүшахманов), Й.Фоссеның “Җәйге бер көндә” (режиссер Фәрит Бикчәнтәев) һәм Г.Камалның “Банкрот” (режиссер Фәрит Бикчәнтәев) әсәрләре дә урын алган. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, бу яшьләр өчен иҗат офыкларын билгеләү өчен кулай.

Шушы фестивальны ТР Мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге оештырган.