«Минзәлә дулкыннары» радиосы үз тапшыруларын башлап җибәрде

«Минзәлә дулкыннары» радиосы үз тапшыруларын башлап җибәрде

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Шушы көннәрдә республикабызда эшләүче күпсанлы радиостанцияләр сафына тагын бер радио килеп кушылды. «Минзәлә» район газетасы каршында оешкан «Минзәлә дулкыннары» радиосы тапшыруларын татар һәм рус телләрендә һәр атнаның җомгасында 17.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр «Яңа гасыр» радиосының FM-107,3 ешлыгында тыңларга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Минзәлә» район газетасының җаваплы сәркатибе Флүрә Мусина хәбәр итте.

«Яңа радионы газетабызның баш мөхәррире Гөлназ Каюмова җитәкли, - диде ул. – Тапшыруларны Айгөл Маннапова, Дифизә Гаделшина, Илнур Сәхапов, Илнур Хәбибуллин кебек дикторлар алып бара. Тавыш операторы – Фәрит Заһретдинов. Киләчәк планнарга килгәндә, радиотыңлаучыларны Минзәлә шәһәре һәм районы тормышында булган «кайнар» яңалыклар белән таныштырып барырга, төбәгебезнең күренекле кешеләре, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге турында кызыклы тапшырулар эшләргә ниятлибез. Шулай ук театр, мәдәният, спорт темалары да игътибар үзәгендә булачак. Төрле рекламалар, белдерүләргә дә киң урын бирү күздә тотыла. Радиотыңлаучылар «Изге теләк – күңел кояшы» дип аталган тапшыру аркылы якыннарын, дусларын һәм хезмәттәшләрен туган көннәр, юбилейлар белән котлый алачак».