420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасы 1 апрельдән ремонтка ябыла. Бу хакта театрда яңа сезон ачылыр алдыннан булган матбугат конференциясендә сүз булган.
Ремонт театрның сәхнәсе белән бәйле. Театрның 75 еллыгы хөрмәтенә сәхнәне “Татнефть” оешмасы яңартачак.
“Быел безнең театрыбызның юбилей елы. Бәйрәм тантанасы тарихи сәхнәдә 31 октябрьдә узачак. Заман таләпләренә җавап бирмәсә дә, сәхнәбез безнең өчен якын. Директор булып 15 ел эшлим, шул гомер эчендә авария хәлендәге сәхнә өчен ул-бу булмасын дип курку хисе белән яшәдем, - дигән театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.