Актаныш районында "Матур туганда" беренче мәдәни-белем бирү акциясе узды

Алга таба мондый маршрутларны республикабызның башка районнарына һәм илебез төбәкләренә оештыру планлаштырыла.
(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ").  Шушы көннәрдә "Матур туганда" исемле беренче мәдәни-белем бирү акциясе Актаныш районында узды. Яңа әдәби-музей маршруты кысаларында Актанышта берничә чара узды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Шул рәвешле, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта татар әдәбияты һәм дөнья әдәбияты тарихына, бүгенге әдәби процесска багышланган "Әбүгалисина" интеллектуаль уены оештырылды. Укучылар, алтышар кешедән торган командаларга тупланып, үзара көч сынашты. Шул ук көнне Актаныш районының Ә.Авзалова исемендәге Мәдәният сараенда Ландыш Әбүдарованың "Мандариннар" җыентыгын тәкъдим итү чарасы булды. Автор белән ирекле аралашу рәвешендә узган чарада автор Актаныш Мәдәният сараена җыелган укучылар, укытучылар, китапханәчеләрнең сорауларына җавап бирде, фикер-карашлары белән уртаклашты.Яңа маршрутка "Шагыйрьләр шәһәре" нон-стоп чарасы да кертелде. Иҗади эстафетага шагыйрьләр Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлназ Газизова, Ләйлә Хәбибуллина, Миләүшә Гафурова, музыкантлар Ания Фәйзрахманова (вокал), Александра Мостафина (бэк-вокал, укулеле, банджо, металлофон), Екатерина Ростова (перкуссия), Петр Егоров (перкуссия), Эльвира Фейцех (скрипка), Марат Латыйпов (гитара), Марат Шәяхмәтов (бас-гитара), Тимур Мөлеков (саунд-продюсер) кушылды.Алга таба мондый маршрутларны республикабызның башка районнарына һәм илебез төбәкләренә оештыру планлаштырыла. "Матур туганда" әдәби-музей маршруты кураторлары - Луиза Янсуар, Айгөл Абдрахманова.Маршрутның максаты - башкаланың иҗтимагый мөһим мәдәни вакыйгаларын һәм чараларын ТР районнарына һәм РФ регионнарына интеграцияләү, традицион һәм мәгариф-мәдәни форматтагы симбиоз булдыру.