Татар театры артистлары Рәшидә Җиһаншинаны искә ала

Искә алу кичәсе Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында бара.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Рәшидә Җиһаншинаның иҗат кичәсе актрисаның 80 яшьлек юбилей кичәсенең видеоязмасыннан башланып китте. Залда утыручылар татар театрының олуг шәхесләре Рәшидә Җиһаншина белән бергә Марсель Сәлимҗановны да сагынып искә алды. Легендар татар театры режиссеры Марсель Сәлимҗановны татар театрына Татарстан һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина алып килгән. Моннан 20 ел элек - Рәшидә Җиһаншинаның 80 яшьлек юбилеенда - режиссер бу хакта үзе әйтеп, артисткага рәхмәтләрен җиткергән.

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, "Алтын битлек" театр премиясе лауреаты Ренат Таҗетдинов Рәшидә Җиһаншинаның театр директоры булган чакларын сагынып искә алды. "Ул җитәкли башлагач, театрның хәле яхшырды, репертуары үзгәрде, артистларга фатирлар алып бирде, Актерлар йортының язмышын хәл иткәндә дә аның роле зур иде", - диде Рәшидә Җиһаншина белән сәхнәдәш булган Ренат Таҗетдинов.

Искә алу кичәсен Камал театры музее җитәкчесе Луара Шакирҗанова алып бара. Кичә Рәшидә Җиһаншина рольләреннән фото һәм видео язмалар һәм музыкаль композицияләр белән бергә үрелеп бара.