Казан гүзәле "Мисс Офис-2017" матурлык бәйгесе финалына чыкты

Финалга чыккан 30 кыз - җиңүче таҗы һәм 1 миллион сум күләмендәге төп приз өчен көч сынашаячак.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). Казаннан Гөлфия Галлиуллина "Мисс Офис-2017" матурлык бәйгесе финалына чыкты, дип хәбәр итә конкурсны оештыручылар.

Интернетта тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, ярымфиналдагы 94 кыздан нибары 30ы гына йомгаклау өлешенә үтә алган. Бәйгедә Россия һәм БДБ илләреннән килгән гүзәлләр катнаша. Тавыш бирү 20 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр барган, катнашучылар 800 меңнән артыграк тавыш җыйган.

Гөлфия Галлиуллина Казандагы «Град Инжиниринг» компаниясендә эшли. Ул үзен түбәндәгечә тасвирлый: "Мин - төзүче, копирайтер, модель һәм автомеханик. Кушып булмаганны катнаштырып, стереотипларны ватам. Кеше капиталын инвестициялим, йолдызларга кадәр үреләм һәм яхшылыкка ышанам. Шигырьләр язам һәм психологик әдәбият укырга яратам".

Сайлап алуда катнашкан кызлар "Мисс Офис" дигән шоуның йомгаклау өлешенә чакырулы. Ул Мәскәүдә 1 декабрьдә үтәчәк. Финалга чыккан 30 кыз - җиңүче таҗы һәм 1 миллион сум күләмендәге төп приз өчен көч сынашаячак.