Камал театры «Мулла» спектакле белән хушлашырга чакыра

«Мулла» драмасы биш сезон буена уңышлы гына уйналып килде.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тамашачысын Туфан Миңнуллин әсәре буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән «Мулла» спектакле белән хушлашырга чакыра. 29 октябрьдә спектакль соңгы тапкыр уйналачак. Бу спектакльнең 66нчы тапкыр уйналуы дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Башлана - 18:00 сәгатьтә.

Мәгълүмат өчен. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 7 ноябрендә булды. «Мулла» драмасы биш сезон буена уңышлы уйналып килде. Авылга имам булып кайткан Әсфәндияр ролен Эмиль Талипов башкарды.

Искәртеп үтәбез. Татарстанда «Мулла» пьесасы мотивлары буенча фильм төшерелә. Аның режиссеры һәм төп рольне башкаручы – Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев. Фильмда танылган актер Марат Башаров та катнаша.