Кама арты төбәгенең яшь тамашачыларына «И, кызык Шүрәле» спектаклен күрсәтәчәкләр

Әсәрдә татарларның көнкүреше, Сабан туе милли бәйрәме тасвирлана.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 16-20 октябрьдә Татарстанның Кама арты төбәгендә яшәүче яшь тамашачылар Гөлшат Зәйнашеваның «И, кызык Шүрәле» спектаклен карый алачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Спектакльдә татарларның көнкүреше, Сабан туе милли бәйрәме бик матур итеп сурәтләнелә. Төп геройлар – сылу кыз Таңчулпан һәм батыр егет Булат, бер-берсенең мәхәббәтен яулау өчен, күп сынау уза.

16 октябрьдә әсәрне - Алексеевскида, 17 се – Чистайда, 18е Норлатта күрсәтәчәкләр, 19 октябрьдә спектакльне - Түбән Каманың яшь тамашачылары , ә 20 октябрьдә аны Яр Чаллы балалары карый алачак.