"Евровидение-2018" халыкара балалар бәйгесе Белоруссиядә уза

Бәйгенең Минскида 2010 елда узганы бар иде инде.

(Казан, 16 октябрь, "Татар-информ"). "Евровидение-2018" халыкара балалар җыр бәйгесе Белоруссиядә узачак, дип хәбәр итә Милли дәүләт телерадиокомпаниясе матбугат хезмәте. Әлеге яңалыкны INTERFAX.RU җиткерә.

"Бу хакта рәсми рәвештә Европа тапшырулар берлеге хәбәр итте. Шоу Минскида киләсе елның ноябрь аенда узачак. "Евровидение-2018" чарасын оештыручысы һәм координаторы Европа тапшырулар берлегенең илдәге бердәнбер әгъзасы – Белоруссия телерадиокомпаниясе”, – дип билгеләп үтелгән матбугат хемәтендә.

Бәйгенең Минскида 2010 елда узганы бар иде инде.