news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте

Быел Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Театрның матбугат үзәге

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында Минзәлә татар дәүләт драма театрына нигез салып, аны 30 елдан артык җитәкләгән Сабир Өметбаев хөрмәтенә бюст ачылды. Бюстны режиссерның туган авылына театрның хәзерге коллективы бүләк итте.

«Бюст ачылу тантанасында район җитәкчелеге, театр директоры Илнур Гайниев, 25 кешедән торган труппа һәм күпсанлы авыл халкы катнашты», — дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

«Безнең өчен монда килеп бюст ачу бик мөһим, чөнки Сабир Өметбаевның татар театры тарихына керткән өлеше бәяләп бетергесез. Авыл халкы үзенең бөек улын белә һәм хәтерендә тота, бу безнең өчен зур шатлык», — ди директор Илнур Гайниев.

Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина белдерүенчә, Олы Кариле авылы халкы гына түгел, бөтен район үзенең легендар шәхесе белән горурлана. «Әлеге бюст районыбызда урнаштырылганның икенчесе. Бөек шәхесебезнең туган авылына бирелгән әлеге бүләк өчен Минзәлә театрына бик рәхмәтле», — диде ул.

Олы Кариле мәдәният йорты директоры Илсур Кәримуллин тәкъдиме белән 2016 елда клубка Сабир Өметбаев исеме бирелгән. Әлеге бюстны урнаштыру артыннан да иң беренчеләрдән булып ул йөри башлаган. 

«Сабир Өметбаев татарның бөек улы, ул тумышы белән безнең районнан булган Туфан ага Миңнуллинның укытучысы булган. Нәкъ менә ул аны театр дөньясына алып кереп китеп, пьесалар иҗат итәргә этәргән», — ди Илсур Кәримуллин. Олы Кариле халкы киләчәктә бюст янында легендар авылдашлары хөрмәтенә парк ясарга да хыяллана.

Быел Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул хөрмәттән дә, гомумән, театрга нигез салучыны искә алу йөзеннән артистлар аның туган авылына спектакль дә бүләк иттеләр. Тамашачылар хозурына «Онытмаска иде үткәнне» һәм «Ташлап китмә» әсәрләре тәкьдим ителде.

  • Сабир Өметбаев Минзәлә театрын 1935 елда оештыра һәм 33 ел дәвамында аның җитәкчесе була. 1939 елда ул СССРдагы йөзләгән театр арасыннан иң яхшысы дип таныла. Әлеге бөтенсоюз конкурста җиңгән өчен коллективка “ГАЗ” йөк ташу машинасы бүләк итәләр. Сабир Өметбаев та, шулай ук башка күп кенә артистлар да шула автомбильгә төялеп 1941 елда фронтка китәләр. 1957 елда Минзәлә театры Мәскүдә узучы Татарстан декадасында республиканы тәкъдим итүче бердәнбер коллектив була. Шуннан соң театрга дәүләт статусы бирелә. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100