«Әкият» курчак театры чираттагы фестивальгә юл ала

«Әкият» курчак театры чираттагы фестивальгә юл ала

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә Казанның «Әкият» курчак театры Самарага юлга чыга. Бу юлы исә алар «Салават күпере» («Радуга») дип исемләнгән милли курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Әкиятлеләр әлеге чарага С.Хөснинең «Камыр-батыр» дип аталган спектаклен алып бара. Узган атнада «Әкият» курчак театры Финляндиядә узган «Пиноккио» дигән Халыкара фестивальдә катнашып, алда атап үтелгән спектакльне тәкъдим иткәннәр иде.

28 сентябрьдән алып 2 октябрь көннәрендә исә «Әкият» курчак театры Украинаның Ивано-Франковск шәһәрендә узачак «Обереги» дигән Халыкара милли фестивальдә катнашырга җыена.