Чуашстан җирендә Казанның 1000 еллыгы тантаналарыннан алган тәэсирләре белән бүлешүләр һаман дәвам итә

Чуашстан җирендә Казанның 1000 еллыгы тантаналарыннан алган тәэсирләре белән бүлешүләр һаман дәвам итә

(Чуашстан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Чуашстан татарларының күпчелеге үзләре дә бәйрәм тантаналарында катнашкандай хис итә. Халкыбыз, Казаныбыз белән горурлык шатлыклы күз яшьләренә сәбәп була, диләр. Моңа, әлбәттә инде, “Татарстан – Яңа гасыр” каналының эшчәнлеге сәбәп булып тора. Чуашстан татарлары нәкъ шул канал хезмәткәрләренә рәхмәтләр укый.

Мондый тойгылар Комсомол районы Урмай мәктәбе укытучысы Гөлсәфидә Кушаеваны Казанга багышланган шигъри юлларга да илһамландырган.

Казанга Чуашстан вәкиле булып барган делегатлар да бәйрәмнән зур канәгатьлек хисләре алып кайткан. 26 кешеле Урмай “Мишәр” ансамбленең уңышы да рухландырган Чуашстан татарларын. Казанда 2нче концертын бу ансамбль Мәрҗани мәчете каршында Хәмдүнә Тимергалиева белән берлектә алып барган. Аның чыгышын караучылар арасында булган Йошкар-Ола һәм Мамадыш вәкилләре бу ансамбльне үзләренә кунакка чакырган. Ә Татарстан мәдәният министрының Мактау кәгазе урмайлылар өчен шатлык өстенә шатлык булган.

“Мишәр” ансамбленең җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов әйтүенчә, бу бәйрәмнән соң Казанның һәм Татарстанның якты киләчәгенә ышаныч бик ныгыды.