Казан зоопаркы Сабан туенда балаларны атларда йөртәчәкләр

Зоопаркта балалар Сабан туе ел саен үткәрелә.
(Казан, 16 август, “Татар-информ”). Казанның зооботаника бакчасы һәр елдагыча “Балалар Сабан туе”на чакыра. 18 августта биредә балаларга һәм аларның әти-әниләренә милли уеннар, ярышлар оештырылачак, атларда йөртәчәкләр, дип хәбәр итә зоопаркның матбугат хезмәте.Концерт программасында татар җырчылары Филүс Каһиров, Айрат Ильясов, Фирдүс Тямаев, Зөлфәт Зиннуров катнашыр һәм “MATRIX” бию төркеме чыгыш ясар дип көтелә.