news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын талантлар» Халыкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Бәйгедә 11 яшьтән 18 яшькә кадәр яшүсмерләр катнаша ала, бүләкләр фонды 925 000 сум тәшкил итә.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). «Алтын талантлар» Халыкара Гран-при конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Катнашу өчен 11 яшьтән 18 яшькә кадәр (2020 елның 31 октябренә 11 яшьтән дә кечерәк булмаган һәм 18 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган) яшүсмерләр чакырыла. Конкурсның премия фонды 925 000 сум тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аларның чыгышлары түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:

  • кыллы чиртмә халык уен кораллары - домбра, балалайка,
  • төймәле халык уен кораллары - баян, аккордеон,
  • агачтан ясалган  тынлы уен кораллары.

Конкурсның этаплары:

  • 2020 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр видеоязмалар буенча сайлап алу туры.
  • 2020 елның 10 декабреннән 13 декабренә кадәр ике турда конкурс тыңлап карау этабы
  • 2020 елның 13 декабрендә гала-концерт, оркестр белән чыгыш ясау, конкурсның гран-при иясен билгеләү

Проектта катнашу өчен гаризалар кабул итү тәртибе һәм вакыты конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган Конкурс турындагы нигезләмәдә:  talentsgrandprix.ru.

 

Бәйге 2009 елда гамәлгә куелган. Бу вакыт эчендә анда БДБ илләре, Балтыйк, Чехия һәм Россия төбәкләреннән урта махсус музыка уку йортларында белем алучы студентлар, балалар музыка мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләрендә укучы берничә мең яшь талант иясе катнашкан.

2017 елдан башлап бәйге арт-тәрәзә мәдәни платформасы кысаларында уза. 2020 һәм 2021 елларда ул Курск өлкәсендә узачак. Конкурсның максаты — классик һәм фольклор башкару, шул исәптән композиция, өлкәсендә үсеп килүче  талантларны ачыклау һәм аларга федераль дәрәҗәдә комплекслы ярдәм күрсәтү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100