"Татар-информ" Казан шәһәр филармониясе артистлары концертын онлайн күрсәтә

Концерт "Мәдәни чәршәмбе" проекты кысаларында уздырыла.
(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Иртәгә 17 июльдә, 17:00 сәгатьтә "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданда Казан шәһәр филармониясе артистлары концерты булачак. Концертта Марина Карпова, Рөстәм Насыйбуллин, Әмир Әхмәдишин, Алинә Шәрипҗанова катнашачак.Чара "Мәдәни чәршәмбе" проекты кысаларында уздырыла. Концертны "Татар-информ" сайтында онлайн карарга мөмкин булачак. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/382/