Тулпар ат Әстерханга китте

Түбән Новгородта федераль Сабан туе ябылды

(Түбән Новгород, 16 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Түбән Новгород шәһәрендә XVI федераль Сабан туе ябылды. Илкүләм бәйрәмнең символы булган Тулпар ат Әстерхан өлкәсенә тапшырылды. 2017 нче елда федераль Сабан туе Әстерхан өлкәсендә узачак.

Ябылыш тантанасында Түбән Новгород өлкәсе мәдәният министры Сергей Горин, төбәк милли-мәдәни автономиясе башкаручы директоры Рамил Салихҗановка сүз бирелде. Тулпар атны Әстерхан өлкәсе Думасы рәисенең беренче урынбасары, "Дуслык" татар мәдәнияте җәмгыяте рәисе Әнвәр Алмаев һәм Әстерхан өлкәсе Думасы депутаты Ринат Әюпов кабул итеп алдылар.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Сабан туен ябу тантанасында бүгенге бәйрәмдә халкыбызның чын күңелдән рәхәтләнеп ял итүен әйтте. "Бу бәйрәм милләтебезнең зур көчен, аның бердәмлеген, безнең булганлыгыбызны күрсәтә. Киләчәктә бу бәйрәмнәр тагын да матуррак узсын дисәк, үткән Сабан туйларына нәтиҗә ясарга тиешбез. Ә быелгы Сабан туеның нәтиҗәсе бер генә - без бу җирдән Нижгар татарларының җылысын тоеп китәбез. Милли автономиянең дә оештыру сәләтен күрдек. Алга таба да шундый зур чараларда берләшергә язсын", - дип, теләкләрен җиткерде Ринат Закиров. Ул киләсе елга эстафетаның Идел буенда урнашкан Әстерхан өлкәсенә бирелүен әйтте. "Аларның тәҗрибәсен беләбез, алар Сабан туен уздыруга үзләре теләп алынды. Милли бәйрәмебез анда да уңышлы булыр дигән өметтә калабыз", - диде БТК башкарма комитеты рәисе.

Әнвәр Алмаев Сабан туеның Әстерханда 2008 нче елда да узганлыгын искәртте һәм җыелган кунакларны киләсе елга Сабан туена чакырып калды. Федераль Сабан туе әләмен баш батыр Рөстәм Садыйков төшерде.