Алабугада Марина Цветаева укулары узачак

23-26 август көннәрендә Алабугада “Через сотни разъединяющих лет...” (“Марина Цветаева иҗатын өйрәнү киңлеге. Тикшеренүләр. Иҗади мирасын таныту”) исемле Бишенче Халыкара Цветаева укулары узачак

(Казан, 16 июль, “Татар-информ”). 23-26 август көннәрендә Алабугада “Через сотни разъединяющих лет...” (“Марина Цветаева иҗатын өйрәнү киңлеге. Тикшеренүләр. Иҗади мирасын таныту”) исемле Бишенче Халыкара Цветаева укулары узачак.
Укуларда музей хезмәткәрләре, шагыйрә иҗатын өйрәнүчеләр, тел белгечләре, тәрҗемәчеләр, эшчәнлеге Марина Цветаева иҗаты белән бәйле кино, телевидение, матбугат вәкилләре чакырыла.
Очрашуда шагыйрә иҗатының тарихи-функциональ үзенчәлекләре, XXI гасыр башында фәнни һәм мәдәни контекстында Марина Цветаева феномены; шагыйрә иҗатының фәлсәфәсе һәм шигърилеге; Цветаеваны музей аша таныту; Марина Цветаеваның Мәскәү-Алабуга юлы; М.Цветаева музейларының үзара хезмәттәшлеге; шагыйрә иҗатын башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләләре; Марина Цветаеваның иҗади мирасын сәнгатьтә ачу; шагыйрә иҗатын мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында өйрәнү кебек темалар каралачак.
Алабуга дәүләт педагогия университетының рәсми сайтыннан алган мәгълүматка караганда, конференция кысаларында Мариан Цветаева исемендәге III Әдәби премиясен тапшыру, Алабуга буйлап экскурсия, кунакларның Спасс ярминкәсендә катнашуы каралган. Чараны оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы, Алабуга дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы, Мәскәүдәге “Марина Цветаева музей-йорты” мәдәни үзәге һәм Алабуга дәүләт педагогия университеты.