Щепкин театр училищесы актерлык бүлегенә Башкортстан яшьләреннән махсус курс туплый

Башкортстанда мондый курс 2002 елда оештырылган һәм 2007 елда М.Гафури Башкорт дәүләт академия театры яшь артистлар белән тулыланган иде.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Мәскәүнең М.С.Щепкин исемендәге Югары театр училищесы (институты) актерлык бүлегенә Башкортстан яшьләреннән махсус курс туплый. Бу хакта Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Хөрмәтулла Утәшев үзенең социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә һәм талантлы яшьләрне укырга чакыра. Әлеге курста уку бушлай. “Щепкин профессорлары үзләре 3-8 июль көннәрендә Уфага килеп имтиханнар алачак”, –дип яза Хөрмәтулла Утәшев.

Укырга керү өчен сайлап алу конкурсына документларын тапшырган егет һәм кызлар өчен «Актерлык сәнгате», «Драма театры һәм кино актеры» һөнәрләре буенча М.Гафури театрының ижади консультациялар уздыруы турындагы мәглүмат театрның рәсми сайтына да урнаштырылган. Консультациялар 2017 елның 23 июненән 3 июленә кадәр уза.

Башкортстанда мондый курс 2002 елда оештырылган һәм 2007 елда М.Гафури Башкорт дәүләт академия театры яшь артистлар белән тулыланган иде.

Өстәмә мәгълүмат өчен: Г.Камал театрында Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлаучыларның ике буыны эшли. Беренче буын щепкинчылар 1961 елда театрга кайта. Болар – Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Ренат Таҗетдинов буыны. Икенче буын щепкинчылар Казанга 1988 елда кайта. Алар быел үзләренең илле яшьлекләрен үткәрә башладылар. Болар – театр артистлары Илдус Габдрахманов, Илсөя Төхфәтуллина, Айрат Арсланов, Мәрьям Йосыпова курсы.

Хәзер Г.Камал театрын артистлар белән нигездә Казан мәдәният һәм сәнгать институты тәэмин итә.