Ташкентта Сабантуй гөрләп узды

Ташкентның Бабур исемендәге паркында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды
(Казан, 16 июнь, “Татар–информ”). Ташкентның Бабур исемендәге паркында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды.
Бәйрәмне ачу тантанасында Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы эшләре Вакытлы вәкиле Сираҗев В.И., Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Акулов Т.Ю., Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Шакиров Р.А., Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге идарәсе рәисе Рәкыйпов В.Г. һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итте Татарстанның Үзбәкстандагы вәкиллеге киңәшчесе Н.Г.Шәрифкулова.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов Сабантуйны оештыручылар һәм анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын укыды. Чыгыш ясаучылар Сабантуйга килүчеләрне татар һәм башкорт халыкларының милли бәйрәме белән тәбрик итте, оештыручылар, Татарстан һәм Үзбәкстан җитәкчелегенә, иганәчеләр адресына җылы сүзләр әйтте.
Сабантуйга Үзбәкстанда аккредитацияләнгән дипломатик корпус, шәһәрнең милли иҗтимагый үзәкләре, дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, төрле милләт вәкилләре килде.
Сабантуйны ачу тантанасыннан соң паркның зур сәхнәсендә концерт башланып китте, анда Ташкентның “Яшьлек”, “Дуслык”, “Болгар”, “Якташлар”, “Сарман”, “Урал” үзешчән татар–башкорт ансамбльләре, Нәваи шәһәренең “Бәйрәм” татар ансамбле, Ташкенттан исемнәре бөтен Үзбәкстанга мәгълүм татар җырчылары, Казаннан килгән Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Габдинов, Разия Гайнуллина һәм башкалар катнашты.
Паркның икенче сәхнәсендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәисә Баймурзина җитәкчелегендәге “Дуслык” татар–башкорт иҗат берләшмәсе үзенең концерт программасы белән чыгыш ясады. Сәхнә янында корылган кызыл чатырда татар халкының тормыш–көнкүреш әйберләре һәм киемнәре куелган иде.
Өченче сәхнәдә Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни–агарту үзәге каршында эшләп килүче “Үзбәкстанның татар яшьләре” төркеме чыгыш ясады. Туган якны өйрәнүче Рафаэль Зарипов Үзбәкстан татарларының борынгы фотосурәтләреннән күргәзмә оештырды.
Паркның төрле почмакларында традицион ярышлар, уеннар үткәрелде, көрәшчеләр бил алышты. Аларда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнашты.
Милли көрәш һәм армрестлинг ярышларында җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләрдән тыш, Сабантуйның махсус медале тапшырылды.