Милли бәйрәмебез Сабан туйларына бүләк булып - «Сабантуй» альбомы басылып чыкты

Милли бәйрәмебез Сабан туйларына бүләк булып - «Сабантуй» альбомы басылып чыкты

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Казанның «Идел-Пресс» нәшриятында матур буяулы иллюстрацияләр белән бизәлгән татар халкының милли бәйрәме – Сабан туена багышланган затлы альбом басылып чыкты. Әйтергә кирәк, татар мәдәни мирасы хәзинәсендә хәзергә кадәр бу темага мондый басманың булганы юктыр, мөгаен.

Китап хәзерге заман технологияләре ярдәме белән зур форматта эшләнгән. Ул үз эченә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Евгений Канаев, Юрий Филимонов, Михаил Козловский кебек танылган фоторәсем осталарының 250гә якын иң яхшы сурәтләрен үз эченә алган. Китап өстендә шулай ук Татарстанның халык шагыйре, Россиянең һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты Ренат Харис, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәридә Хасьянова да зур көч куеп эшләгән. Альбомдагы барлык мәгълүмат та татар, рус һәм инглиз телләрендә бирелгән.

«Идел-пресс» нәшриятыннан Ландыш Сәлахетдинова хәбәр итүенчә, китап Казанның 1000 еллыгына басылып чыгарга тиеш булган булса да, өлгерә алмый калган. Соң булса да, уң булсын дигәндәй, «Сабантуй» альбомы бүген бар һәм ул Казан шәһәре Сабан туена килгән, һәм, гомумән, республикабыз кунакларына иң шәп бүләк булачагына һич тә шик юк.