Илсур Метшин “Кыйссаи Йосыф” балеты авторларын РФ Дәүләт премиясе бирелү белән котлады

Илсур Метшин “Кыйссаи Йосыф” балеты авторларын РФ Дәүләт премиясе бирелү белән котлады

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Казан мэры Илсур Метшин әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ Дәүләт премиясенә лаек булган “Кыйссаи Йосыф” балетын иҗат итүчеләр – артист Нурлан Канетов, композитор Леонид Любовский һәм шагыйрь Ренат Харисовны котлады.

“Хөрмәтле Ренат Мәгъсүм улы, Леонид Зиновьевич, Нурлан Исмәгул улы! Татарстан Республикасы башкаласы – меңьеллык Казан сезгә 2005 ел өчен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясен тапшыру турындагы хәбәрне шатланып һәм горурланып кабул итте, - диелә Казан мэрының котлавында. – Россия сәнгате үсешенә керткән зур өлешегезне югары бәяләү - сезнең зур талантка ия булуыгыз һәм хезмәт сөючәнлегегезнең дәлиле”.

“Чын күңелдән чыккан котлау сүзләрен һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз! Талантыгыз сәнгать сөючеләрне киләчәктә дә куандырып торсын, барлык башлангычларыгыз һәм хезмәтләрегез танылу алып килсен!” – дип теләгән Илсур Метшин лауреатларга.