Башкортстанда татар шагыйре Ярлы Кәримне искә алалар

Башкортстанда татар шагыйре Ярлы Кәримне искә алалар

(Уфа, 16 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан чыккан танылган татар шагыйрьләренең берсе – Габдулла Әхмәтвәли улы Кәримовның (Ярлы Кәрим) тууына 105 ел тулды. Шушы уңайдан әдип туган Бишбүләк районы Ает авылында һәм Уфада аны искә алу чаралары үтә.

Ярлы Кәримнең иҗаты татар әдәби мирасында үзенең лаеклы урынын алды. Ает авылында мулла гаиләсендә туып үскән сәләтле малай кечкенәдән аң-белемгә һәм иҗатка тартыла. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Аннан соң Ырынбурдагы “Хөсәения” мәдәрәсәсендә укый.

Гражданнар сугышы башлангач, 1918 елда Габдулла Кәримов хәрби хезмәткә алына. Петроград янында аклар белән булган сугышларда каты яралана. Яралары төзәлгәч, 1921-1922 елларда Мәскәүдәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик универститетында укый, әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

1926 елга кадәр Казанда, Уфада һәм Белорет кантонында газета чыгаруда һәм җәмәгать эшләрендә катнаша. Ярлы Кәримнең әдәби мирасы әлләни зур түгел. Әмма аның татар әдәбиятында үзенең абруйлы урыны бар. Иң мөһиме шул – Ярлы Кәримнең иҗаты аның бертуган энесе Фатих Кәримнең дә зур шагыйрь булуына этәргеч бирә.

Ярлы Кәрим 1937 елда Уфада вафат була. Аны якташлары – Бишбүләк районы халкы беркайчан да онытмый. Бүген Ает авылында Ярлы Кәримнең музей бүлмәсенә чәчкәләр салу тантанасы булды. Биредә 40 ел элек мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы да үтә. Алар да үз кичәсендә танылган якташларының истәлегенә баш ия.