Бүген Казанга Германиянең “Рус мәдәнияте” форумы делегациясе киләчәк

Бүген Казанга Германиянең “Рус мәдәнияте” форумы делегациясе киләчәк

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казанга Германиянең “Рус мәдәнияте” форумы делегациясе киләчәк. Делегация составына 20 кеше керә – алар төньяк Рейн-Вестфалия җиренең Гютерслоу шәһәре журналистлары, мәдәният эшлеклеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, дип хәбәр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

“Рус мәдәнияте” форумы Германиядә Россия мәдәниятен популярлаштыру буенча зур эшләр башкара, күп еллар дәвамында Россиянең “Яңа исемнәр” Хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә. Аның программаларына булыша һәм яшь сәләтләр үсешенә теләктәшлек итә.

Делегация вәкилләре Татарстан Республикасының социаль-икътисад һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлары белән танышырга, 1000 еллык Казанның истәлекле урыннарын карарга, Биләр, Болгар һәм Свияжски утравында булырга ниятли. “Рус мәдәнияте” форумы делегациясенең Казанга беренче килүе. Моңа кадәр әлеге иҗтимагый оешма вәкилләре Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Россиянең башка шәһәрләрендә булган. Делегациянең Казан шәһәренә сәяхәте 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.