Бүген Г.Камал театры 100 нче иҗат сезонын яба

Бүген Г.Камал театры 100 нче иҗат сезонын яба

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең 100 нче иҗат сезонын яба. Камаллылар аны К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакле белән төгәлләячәк.

Быел республиканың барлык театрлары өчен дә зур вакыйга. Г.Камал театры өчен дә ул аеруча әһәмияткә ия булды. Үзенең бер гасырлык сезон юбилеена театр шактый яңа әсәрләр сәхнәләштерде. Аларның берсе – драматург Туфан Миңнуллинның «Галиябануым, сылуым-иркәм», икенчесе исә рус классигы Антон Чеховның «Өч сеңел» пьесасы, шулай ук яшь дараматург Илгиз Зәйниевнең “Бер тамчы ярату” һәм башка әсәрләре бар.

Әлеге театрга 1906 елда нигез салынган дип исәпләнә. Шушы елның 26 декабрендә талантлы яшьләр катнашында беренче тапкыр җәмәгать каршында театр уйнала. Шунысы да игътибарга лаек: Х1Х гасыр азагында ук мәдрәсәләрдә спектакльләр куела килә. Әнә шундый кечкенә-кечкенә театрлар арасында танылганы – «Сәйяр» труппасы була. Әлеге труппага нигез салучы – Ильяс Кудашев-Ашказарский. Соңрак исә труппа белән Габдулла Кариев җитәкчелек итә башлый. Нәкъ менә аңа «театрның атасы» дигән исем бирелә. Әлбәттә, гасыр дәвамында театр төрле үзгәрешләр кичерә. Бүген инде ул төрки-татар дөньясында академия дәрәҗәсе алган олы театрларның берсе.