С.Өметбаев исемендәге драма театры гастрольләргә иң күп чыгучы буларак, махсус диплом белән бүләкләнде

С.Өметбаев исемендәге драма театры гастрольләргә иң күп чыгучы буларак, махсус диплом белән бүләкләнде

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 28 июнь көнне Минзәлә шәһәренең С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры үзенең 70 нче иҗат сезонын яба. Сезон соңында театр сөючеләр игътибарына драматург Хәбир Ибраһимовның «Җиденче кияү» дип исемләнгән комедиясе тәкъдим ителәчәк.

Хәзерге вакытта театрның бер труппасы Татарстанның Апас, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарында гастрольләрдә йөри. Труппаның бер составы җәйге балалар лагерьлары белән хезмәттәшлек итә. Яшь театр сөючеләр игътибарына алар Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» һәм режиссер Раушан Шәриф тарафыннан сәхнәләштерелгән «Тылсымлы төрән» спектакльләрен күрсәтәчәк.

Әлеге театрга нигез 1935 елда Чистай шәһәрендә салына. 1936 елда ул Минзәләгә күчерелә. Ә 1996 елда ТР Министрлар Кабинеты Карары белән театрга озак еллар биредә режиссер булып, соңрак театрның директоры булып эшләгән күренекле шәхес Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Сабир Өметбаев исеме бирелә.

Җиде дистә ел дәвамында әлеге театр сәхнә әсәрләренең матур үрнәкләре белән якташларын гына сөендереп калмыйча, Россиянең татарлар төпләнеп яшәгән күп кенә төбәкләренә дә гастрольләргә чыга. Шунысы да игътибарга лаек: күптән түгел төрки халыкларның «Нәүрүз» дип исемләнгән VIII театр фестивалендә С.Өметбаев исемендәге драма театры гастрольләргә иң күп чыгучы буларак, махсус диплом белән бүләкләнде.

Башка театрлар белән бергә, Казанның меңъеллык юбилее уңаеннан, Минзәлә драма театры да яңа сезонын гадәттәгедән алда башлап җибәрергә планлаштыра.