«Милли моңнар» Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә җырлый

«Милли моңнар» Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә җырлый

(Төмән, 16 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән районының Манҗел авылында урнашкан район музей-тыюлыгы Себер татарларының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның музей директоры Венера Биктимерова җитәкчелегендә оешып иҗат итүенә дә инде 11 ел тулып килә. Бүгенге көндә ул Төмән төбәгендә күренекле музейларның берсенә әверелде.

Музей каршында оешып иҗат итүче «Милли моңнар» фольклор ансамбле дә инде тиздән 10 еллыгын каршы алырга җыена. Аның исеменә җисеме дә туры килеп тора. Милли мәдәниятебезнең асыл бер өлеше булган, инде онытыла башлаган халык моңын, халык җырларын торгызып халкыбыз өчен саклап калу - аның төп максаты, исеме дә шул изге теләктән туган. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Аромаш районында туып-үскән һәм Тубыл мәдәният училищесын тәмамлаган белгеч Гөлзифа Мирюгина. Музыка бизәлешен дә баянда ул үзе алып бара.

Чын милли моңнарыбызны, борынгы җырларны яңгыраткан «Милли моңнар» ансамблен төбәгебездә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бик яратып тыңлый. Ул район сәнгать фестивальләрендә генә түгел, ә өлкә күләмендәге һәм халыкара фестивальләрдә дә җиңеп чыга. Ул өлкә «Дуслык күпере», Халыкара “Себер чишмәләре» һәм «Музей дусларын җыя» фестивальләренең дә лауреаты.

Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә «Милли моңнар» үз иҗатын яңа төсмерләр белән баетты. Ул милли гимныбызга әверелгән «Туган тел»не үз аранжировкасында 4 тавышка салып репертуарына кертте һәм капелла итеп башкара. «Милли моңнар» ансамбле Габдулла Тукай истәлегенә һәм мәркәзебезнең олы юбилеена багышлап тирән дулкынлану белән башкара торган «Туган тел» җыры Себердә яңгырый да башлады инде.