Җырчы Ильвина артистларны сүгү түгел, дәүләттән ярдәм булырга тиеш дип саный

“Үзгәреш җиле”ндәге кебек мөмкинлекләр бирсәләр, без дә башка милләт эстрадасыннан ким булмас идек, - ди җырчы.
(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар эстрадасы җырчысы Ильвина, артистларны сүгү урынына, дәүләттән ярдәм булырга тиеш дип саный. Бу хактагы фикерен ул бүген “Татар-информ”да узган түгәрәк өстәлдә әйтте.“Безне тере тавышка җырлый белмиләр дип сүгәләр. Президентыбыз да татар эстрадасы турында сүз йөрткән иде. Әмма без бернинди дә ярдәм күрмибез. Безне сүгәләр, әмма ярдәм юк”, - ди Ильвина.Җырчы сүзләренчә, дәүләтнең артистларга ярдәм итү өчен мөмкинлеге бар.“Үзгәреш җиле” дигән зур проект ясадылар. Безгә - Татарстанда яшәүче җырчыларга, шундый ук мөмкинлекләр бирсәләр, без дә башка милләт эстрадаларыннан ким булмас идек”, - дип фикерен белдерде Ильвина.